"Татмедиа" ел башыннан журналларны сатуны 92 процентка арттырган
ҖӘМГЫЯТЬ

"Татмедиа" ел башыннан журналларны сатуны 92 процентка арттырган

Бүгенге көндә Татарстанда 450дән артык сәүдә нокталарында «Татмедиа» басмалары сатыла.

Медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ»га интервьюсында «Татмедиа» төрле полиграфия продукцияләрен, шул исәптән район газеталарын да сату белән шөгыльләнүе турында сөйләде.

Һәр филиал алдында матбугатка язылу белән тәэмин итү генә түгел, ә турыдан-туры сатуны да җайга салу бурычы куелган. Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек эре шәһәрләрдә мондый эш челтәр партнерлары – киосклар һәм якында урнашкан кибетләр аша алып барыла. Авыл районнарында – почта бүлекчәләре аша. Бүгенге көндә Татарстанда 450 дән артык сәүдә нокталарында «Татмедиа» басмалары сатыла.

Генераль директор «Татамедиа» журналы продукциясенә ихтыяҗ артуның тагын бер сәбәбен китерде – ул Мультимедиа цифрлы платформалар белән интеграция. Журналлардагы күп кенә язмалар QR-кодлар белән бирелә.  Мәсәлән, тарихи вакыйгалар турындагы мәкаләләрдә сылтамалар буенча видеоматериалга яки өстәмә иллюстрацияләргә күчәргә мөмкин. Балалар журналларында QR-кодлар  онлайн-уеннар яки цифрлы буягычларга күчәргә мөмкинлек бирә.


Нет комментариев