Тавык бер елга күпме йомырка сала?
Кызыклы фактлар
Сыерныкына караганда кәҗә сөтендә май 5 тапкыр кимрәк. Сыер сөте – 1 сәгать, кәҗәнеке 20 минут үзләштерелә.
Тавык елга уртача 190 йомырка сала.
Пошиның мөгезләре бик сизгер.
Ак аюлар сулагай була.
Филнең теше 200 килограммга кадәр була ала.
Яңа туган фил баласы 100 кг тирәсе була.
Гел елмаеп торганга, квокка (көнгерәләр семьялыгыннан кыска койрыклы җәнлек) иң бәхетле хайван дип санала.
Коалаларның бармак эзләре кешенекенә охшаган.
Юлбарысның тиресе генә түгел, тәне дә юллы-юллы.
Арысланнар 2 яшь тулмыйча ырылдый алмый.
https://muslumirc.ru/news/bu-kyzykly/tavyk-ber-elga-kupme-iomyrka-sala-1736581209
фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев