Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Телебезне, динебезне авыллардагы күркәм чаралар саклап калыр

Соңгы елларда берничә авыл мәчетләре каршында дини-әхлакый лагерьлар эшләү матур традициягә керде.

Файдалы, әдәп-әхлак белән тулы булган бу лагерь көннәре иң җылы хисләр  генә калдыргандыр балаларда дип ышанасы килә.

Түбән Чыршылы авылында үсеп килүче буынга әдәп-әхлак ягыннан тәрбия бирүче апаларның-ханымнарның булуы сөендерә. Авыл мәчетендә ун көн дәвамында төрле яшьтәге 14-15 бала рухи һәм физик яктан ял итеп, ислам нигезләре дәресләре алып үткәрде. 

Авылда шундый әхлакый лагерьне оештыручыларның берсе – Резидә апа Фәйрушина әйтүенчә, лагерьга шәһәрдән әби-бабайларына кайткан оныклар йөргән һәм авыл җирлегендә яшәүче, лагерьне түземсезлек белән көткән балалар да булган. 
“Балалар теләп, ошатып йөрде. Араларында төрле яшьтәгеләр бар иде. Алар өчен тәмле ризыклар әзерләнде. Иртәнге сәгать 9га киләләр һәм көндезге сәгать 1ләрдә кайтып китәләр иде. Балаларга бер-берсе белән аралашу кирәк. Берничә көн дәвамында алар белән булып, мин шундый нәтиҗәгә килдем. Өйдә булсалар, алар телефонга гына текәлеп утыра. Ә мондый чараларда ул башка яктан ачыла, дуслар таба, аралаша”, - ди Резидә апа.

Узган елдагы кебек, быел да балалар янында, лагерьда мөслимә апалар чиратлашып икешәр кеше эшләгән. “Кемгә 3 көн, кемгә ике көн эшләргә туры килде. Беребез аш-су янында булса, икенче кеше балалар белән мәгуль булды”, - ди. 
Лагерьда Карабаштан һәм Ульяновскидан килгән ике шәкерт тә була. Алар мәчеттә яшәгәннәр, аларны ризык, урын-җир әйберләре белән тәэмин иткәннәр. Шәкертләрнең берсе пәйгамбәрләр тарихын өйрәтсә, икенчесе балаларга гарәп хәрефләрен төшендергән. 

Дини-әхлакый чара үткән көннәрдә балалар әдәплелек кагыйдәләре буенча дәресләр алган, кул эшләренә өйрәтү дәресләре узган, балалар янына авыл китапханәсеннән Рәисә ханым Сафина килеп, Тукай иҗаты буенча чара оештырган. 
Соңгы көнне исә, лагерь ябылу тантанасында, сынау тапшыру көне дә, бәйрәм көне дә. Балалар кем күпме сүрә белә, шуларны сөйләгәннәр. Игътибарлы жюри шунда ук нәтиҗәләрне теркәп бара һәм йомгак ясый. Табышмаклар чишәләр, сорауларга җавап бирәләр. 

Әйе, авыллар яшәгәндә, менә шундый иманлы апаларыбыз, әбиләребез булганда, үсеп килүче буынның да киләчәге иманлы булыр. Гөлүсә, Расиха, Мәрьям, Хамидә (әлеге исемдәге ике ханым да), Фәния, Халисә, Фәридә, Гөлчирә, Резидә, Рәисә ханымнарның игелекле эше игътибарга лаек.

Урдалы авылында балалар лагерь кайчан башлана дип көтеп тордылар. 28 бала языла, әмма лагерь эшләү дәверендә балалар яңадан өстәлә һәм 34 бала белән лагерьне төгәллиләр. Алар белән Галия апа Рәхимова һәм Ранил шәкерт көннәрне уздырды, алар балаларның ялы истә калырлык өчен тырышты. 

“Балалар Ранил шәкертне үз иттеләр. Ул лагерь сәгате тәмамлангач та, төштән соң 15.00 сәгатьләргә балаларны янәдән өстәмә дәресләргә дә чакыра иде, табигатькә дә алып чыкты. Балалар өчен тәмле ризыкларны Эльмира, Резидә, Лилия пешереп торды, Гүзәлиянең дә ярдәме тиде. Ашату яхшы оештырылды. Китапханә белән дә тыгыз элемтәдә булдык. Барыбыз да тырышты”, - ди Галия Рәхимова. 

Аның әйтүенчә, гарәп хәрефләрен дә язарга өйрәнә башлаганнар, балалар үз исемнәрен язу буенча үрнәк күрсәткәннәр. 
Лагерьнең соңгы көнендә бүләкләр тапшыру, шулай ук лагерь дәвамында катнашу активлыгына карап, алар баллар җыйганнар, шушы баллга төрле әйберләр алу ярминкәсе дә үткәргәннәр. “Ул көнне балалар бик күп бүләкләр алдылар, пешерүче апалары ике көн буена пилмән ясап, соңгы көндә пилмән белән сыйладылар, Аллаһы алардан разый булсын. Килгән кунаклар: әни, әбиләр күчтәнәчләр алып килгән, шулай ук балаларга тараттык. Мәҗлесне авыл имамыбыз Фәрит хәзрәт Коръән аятьләре белән башлап җибәрде, балалар үзләренең ниләр үзләштергәннәрен күрсәттеләр. Аллаһы Раббыбыз балаларның күңелләреннән алмасын. Алар безнең дәвамчыларыбыз, догачыларыбыз”, - ди Галия апа. 
Әлбәттә, шунда йөрүчеләрнең әти-әниләре, әбиләре исеменнән бик күп уңай фикерләр алганнар. 

Зәй-Каратай авылында лагерьга йөрүче балалар гаилә кыйммәтләре  буенча мастер-класс та алганнар. Аны Кичүчаттан, Р.Фәхреддин исемендәге музейдан Диләрә ханым Гимранова уздырган. 
Гомумән алганда, лагерь 2 атна дәвамында эшләгән, балалар догалар да өйрәнгән, тәмле ризыклар белән дә сыйланган. Табигатькә экскурсиягә дә чыкканнар, “пикник”ка барганнар. Балалар белән Ильяс шәкерт, Мәдинә апа Ситдикова һәм оештыручы Әлфия ханым Сәгъдиева булган. 
“Мәдинә апа дәресләр уздыруда ярдәм итте. Шулай ук “Тегермән коесы” чишмәсенә экскурсиягә баргач, балаларга коеның тарихын тәфсилләп сөйләде, шула йитеп, туган ягыбызга хөрмәт уятты”, - ди Әлфия ханым. 


Язманың тулы вариантын «Заман сулышы» газетында 10 июль санында укый аласыз.

фотолар: оештыручылардан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев