Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Теплицадагы корткычлардан арынуның гади ысулы

Бакчадагы теплицаны яңа сезонга әзерләдегезме?

Теплицадагы корткычлардан арынуның гади ысулы турында «АиФ» газетасы яза.

«Теплицага юлларны ачкач, сукмакларын себереп чистартып куйгач, түтәлләрендәге артык нәрсәләрне алып бетергәч, карбофос белән эшкәртергә кирәк. Бу чара чынлап та корткычлардан арынырга булыша», – дип сөйләгән 30 еллык стажы булган бакчачы Светлана Самойлова.

Ул теплицаның эченә – бөтен стеналарына, почмакларына, түшәмәләренә карбофос сиптерергә киңәш итә. Шуннан соң теплицаның ишеген ябып куярга һәм якынча бер атна көтәргә кирәк. Шулай ук дезинфекция өчен төтен шашкалары да нәтиҗәле.

«Барысы да гади: шашканы яндырып, ишекне ябып куярга кирәк. Шулай бер атна, ә иң яхшысы ике атна ябык килеш тотасы», – дип киңәш итә бакчачы.

 

https://intertat.tatar/news/teplicadagy-kortkyclardan-arynunyn-gadi-ysuly-5878960

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев