Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Терлек тотучы авыл халкына субсидия бирелә. Ничә сум?

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 5 апреленнән 18 апреленә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерларын, ана кәҗәләрне һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләрен тотуга чыгымнарның бер өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында хәбәр итә.

Акчалар хуҗалыктагы 1 баш сыер өчен – 2 мең сум, 2 сыерга – 3 мең сум,  3 һәм аннан  күбрәк сыерга  4 мең сум исәбеннән  карала,  500 сумлык  ветеринария чаралары  уздыру килешүе булганда, һәр сыерга  өстәмә 300 сум субсидия бирелә.

Татарстан Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында» 2021 елның 15 июнендәге 452 нче  карары нигезендә өч яшьтән зуррак булган бер баш бия тотуга түләү 5 мең сум исәбеннән  карала.

"Шәһри Казан" сайтыннан алынды

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев