Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тиешсез урында тартасыңмы? «Акыллы» камера күзәтә

Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында закон бозучыларның кем икәнлеген билгеләү өчен Бердәм биометрия системасыннан (ЕБС) файдалану мәсьәләсен карарга тәкъдим иткән. Бу хакта “Известия” яза.

Әлеге система тәртип бозган өчен видеокамераларга эләккән кешене тану мөмкинлеге бирәчәк.

Мәсәлән, тиешсез урында юл аша чыгу, эчү-тарту, учак ягу, мангалдан файдалану, урамда сугышу, рөхсәт ителмәгән урыннарда чүплекләр булдыру кебек тәртипсезлекләр) өчен штрафка тартуны җиңеләйтәчәк.

Заманча технологияләр Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы йөртүчеләрне ярымавтомат рәвештә штрафка тарткан кебек, кешеләрне дә штрафка тартуга ярдәм итәчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142307/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев