Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәш авылында мунча янган

Узган шимбәдә районның Тимәш авылында янгын чыкты. Янгын сүндерүчеләрнең санаулы вакыт эчендә килеп җитүе, утның янәшә корылмаларга таралуыннан саклап калды.

Тимәшнең Школьная урамында мунчага ут кабуы турында, төнге сәгать тугызда, 66 нчы янгынга каршы тору хезмәте бүлегенә хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, 30 квадрат мәйданлы агач мунчаны ут тулысы белән камап алган була.

Корылманы да, аның  эчендәге әйберләрне дә саклап калу мөмкинлеге булмый. Янгын хуҗаларга 200 мең сумлык матди зыян  китергән. Сәламәтлек ягыннан зыян күрүчеләр, һәлак булучылар юк.

Янгынга каршы тору хезмәте бүлегендә  ут кабуның сәбәбе – мунча миче һәм төтен юлларының дөрес ясалмавы дип фаразлыйлар. Мунча утын белән ягыла торган булган, газ кертелмәгән. 

Янгын сүндерү бүлегендә,шулай ук, мунчада янгын чыгуның  күпчелек сәбәбе – мичләрнең дөрес итеп урнаштырылмавы һәм мич җиһазларының җитешсезлеге, аларны куллану кагыйдәләрен бозу диләр.  Мунча миче ике рәт кирпеч нигез өстенә  куелырга тиеш.

Нигез үзе дә мунчаның агач идәненә түгел, янгын куркынычы тудырмый торган материалдан ясалган, махсус урында корылырга тиеш. Мичтән очып төшкән утлы күмер янгын чыгуның сәбәбе булмасын өчен, мич авызы янында идәнне металл белән каплап куярга кирәк.

Мич белән мунча  диварының  арасы 15 сантиметрдан да ким булмаска тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев