Тимәш авылында сайлаулар оешкан төстә уза (+фотолар)
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәш авылында сайлаулар оешкан төстә уза (+фотолар)

Тимәш авылында сайлау участогы авыл мәдәният йортында урнашкан. Биредә ике сайлау участогы: 1836нчы һәм 1837нче участоклар.

1837нче участокта  тавыш бирүчеләр саны – 1014 кеше, беренче тапкыр  сайлаучылар  - 14. 

“Сайлаулар тыныч, оешкан төстә бара. Кичә – Бердәм тавыш бирүнең икенче көнендә сайларга килүчеләр күп булды. Иртәгә – 20нче сентябрьдә өйдә тавыш бирүчеләр янына барачакбыз, гаризалар кабул иттек.  Өлкән яшьтәгеләр көтеп торалар, алар мондый сәяси вакыйгага бик җаваплы карыйлар. Беркем дә игътибарсыз калмаячак”, - ди 1837нче сайлау участогы комиссиясе рәисе Гүзәлия Хайруллина.

Беренче тапкыр сайларга килүче  Валькаева Розалина бик дулкынландыргыч көн минем өчен, ди. Ул үзе  Әлмәт физкультура колледжында укый, 3нче курста.

“Спортны үз итәм, баскетболны яратам. 5нче сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Узган ел ноябрь аенда 18 яшь тулгач,  сайлау кайчан булыр икән, минем дә сайлыйсы килә, дип уйлап куйган идем. Минемчә, үз тавышынңны бирү мөһим”, - ди.

Розалинаның укуны тәмамлагач, Тимәш мәктәбенә яисә Лениногорск мәктәбенә кайтып физкультура укытучысы булып эшләргә хыялы бар. 
Беренче тапкыр сайлаучы буларак, комиссия рәисе Гүзәлия Хайруллина аңа  истәлекле бүләк тапшырды.

1836нчы сайлау участогында барлык сайлаучылар саны – 810 кеше.  Беренче тапкыр сайлаучылар саны – 10. 

“Беренче көнне халык актив булды. Өлкәннәр дә, урта яшьләрдәгеләр, шулай ук яшьләр дә үз тавышларын бирергә килделәр. Бүген  инде бик күп түгел. Халык аңлап, сайлауларның мһим икәнен белеп участокка килә. Каршылык күрсәтүчеләр юк. Иртәгә дә шулай тыныч узар, дип ышанабыз. Янгын сүндерү хезмәте, полиция вәкилләре дә үз урынында”, - ди 1837нче сайлау участогы комиссиясе рәисе Регина Сергеева. 
Сайлау участокларын гимн белән ачканнар. Кичке 8гә кадәр эшләячәкләр.

Тимәштә яшәүче Вәсилә Рәхимкулова  улы белән тавыш бирергә килгән. Алар улы һәм килене бергә торалар.

“Мин һәрвакыт сайлауларга йөрим. Ничек инде шундый чарадан читтә каласың. Кичә киленебез тавыш бирде, ул бүген эштә. Мин исә улым Эдуард белән бүген килдем. Дөньялар тыныч булсын, яхшы депутатлар сайлансын”, - ди Вәсилә апа. 
Ул хәзерге көндә пенсиядә. Бакча, балалар белән вакыт узганы сизелми дә, ди.

Розалия Мостафина фотолары

 


Нет комментариев