Тәмле кычыткан ашы РЕЦЕПТЫ
Кычыткан ашын пешерергә дә вакыт җитә.
Арчада яшәүче Гөлнур Фатыйховадан тәмле аш рецепты тәкъдим итәбез.
– Май кычытканы бик файдалы. Элегрәк кычыткан, вак яшел суган, укропларны турап, киптереп, кышын ашларга сибәр өчен дә куллана идем. Хәзер инде туңдыргычта саклап, каткан килеш тә кулланып була. Витаминнары саклана. Олылар кычыткан ашын майда берничә тапкыр ашап өлгерергә кирәк, диләр. Тик һәр нәрсәнең чамасы бар. Файдалы булса да, кан куерту үзлегенә ия булганлыктан, саклык белән кулланырга кирәк, – ди Гөлнур ханым.
Кычытканнан тавык шулпасы:
– Тавык шулпасы пешерәбез. Итен алып куеп, аерым кулланабыз. Әзер шулпаны сөзеп, вак шакмаклап тураган 1-2 бәрәңге, эре угычтан чыгарган 1 кишер, ваклап туралган 1 зур булмаган суган, тәменчә тоз салабыз.
Бәрәңге пешеп чыгар алдыннан юып саркыткан кычытканны турап салабыз. 2 йомырканы аерым савытта туглыйбыз һәм әкрен генә болгата- болгата шулпага агызабыз. Утын сундереп, 10 минут төнәтеп тотабыз. Бу вакытта ашның тәме ачылып китә. Табынга биргәндә янына катык, каймак куябыз.
Файдалы һәм бик тәмле аш. Кысыр аш дип әбиләребез итсез, суда гына пешкән ашны атый иде. Аны итсез дә пешерергә мөмкин. Бу очракта кайнаган суга кишер белән суганны ак майда кыздырып алып салабыз. Кычыткан ашы өчен май аенда өлгергән яшь үсемлек яфраклары һәм сабагы кулланыла. Кычыткан картайганчы кулланырга мөмкин. Сонрак булса инде үсемлекнең очыннан гына бер 10 см тирәсе өзеп кулланабыз.
Сәрия Мифтахова
http://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/tmle-kychytkan-ashy-retsepty
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев