Якташыбызның спортта чираттагы яңа үрләре.
Лениногорск спортчысы Дарья Антипова Сербиянең Лозница шәһәрендә узган 19 яшькә кадәрге спортчылар арасында бокс буенча Европа беренчелегендә Россия җыелма командасы составында уңышлы чыгыш ясады.
Дарья 75 кг-га кадәр авырлык үлчәмендә көмеш медаль яулады. Ярымфиналда ул Чехиядән килгән көндәшен ышанычлы җиңде, ә финалда көрәштә Сербиядән җиңелде.
Россия җыелма командасы гомумкоманда зачетында беренче булды, 17 медаль яулады: 8 алтын, 5 көмеш һәм 4 бронза.
Якташыбыз белән горурланабыз! Дарьяны һәм аның тренеры Артур Галиуллинны котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез.
фотолар: шәхси аккаунтыннан


Нет комментариев