Лениногорскиның «Малыш» паркы Уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектларының Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләре арасында
Парк территориясендә эшләр алып барыла.
Лениногорскиның «Малыш» паркы "Яшәү өчен инфраструктура" илкүләм проекты кысаларында Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының XI Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр рәтендә.
2018 елдан Россия Президенты инициативасы белән уздырыла торган конкурс быел катнашучылар саны буенча рекордлар куйды: илнең 82 төбәгеннән 582 гариза. Аларның яртысы гына, 294 проект, җиңүче дип табылды.
Бүгенге көндә парк территориясендә эшләр алып барыла, чүп-чардан һәм коры ботаклардан чистартылды, кипкән агачларны киселде, территорияне ландшафт дизайны буенча асфальтлау һәм бизәү дәвам итә.
Район башлыгы Марат Гирфанов билгеләп үткәнчә: "Безнең "Малыш" паркы төзекләндерүне киләсе елга да дәвам итәчәк һәм, һичшиксез, шәһәрнең үзәгенә, барлык халыкны җәлеп итә торган заманча үзәккә әвереләчәк. Ышанган, хуплаган һәм тавыш биргән һәр лениногорскилыга рәхмәт".
Фото: ЛМР сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев