Лениногорскига 30 августта татар эстрадасы һәм Мәскәү артистлары килә ( бәйрәм программасы)
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскига 30 августта татар эстрадасы һәм Мәскәү артистлары килә ( бәйрәм программасы)

Лениногорск шәһәрендә 30 августта өч бәйрәм берьюлы: Шәһәр көне, Республика көне һәм нефть тармагы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Ул көнне көндезге 13.00 сәгатьтән кичке 21.00 сәгатькә кадәр чаралар узачак.

Игътибар: төп бәйрәм чарасы – Ленин исемендәге үзәк мәйданда үтәчәк. 

Бәйрәм программасы белән танышабыз.

Ленин исемендәге үзәк мәйдан.
13.00 сәгатьтә – “Туган як моңнары” – район мәдәният йортлары чыгышы
14.00 сәгатьтә – балалар иҗат коллективлары чыгышы
15.00 сәгатьтә – Мәдәният сараеның халык коллективлары чыгышы
16.00 сәгатьтә – яшьләр коллективлары чыгышы

17.00 сәгатьтә – театральләштерелгән күренеш, бәйрәмнең рәсми өлеше, район башлыгы һәм кунакларның котлаулары
18.00 сәгатьтә – Татарстанның атказанган артистлары – Зинира һәм Ризат Рамазановлар чыгышы
19.00 – Казаннан килгән кавер төркем чыгышы
20.00 сәгатьтә -  DJ Радик, Айрат Сафин, Алинә Давыдова (Мәскәү)


“Юность” стадионында 10.00 сәгатьтә – городки уеннары
Шәһәр пляжында волейбол буенча ярышлар

“Мәхәббәт” паркында 15.00 сәгатьтә – балалар музыка мәктәбе чыгышы

Тукай урамында 
15.00 сәгатьтә – шахмат буенча ачык турнир, теннис буенча мастер-класс, ГТО тапшыру мәйданчыгы

16.00 сәгатьтә – “Курше Фест” фестивален ябу.

18.00 – “Женитьба Бальзаминова” спектаклен күрсәтү

“Нефть Барбизоны” пленэрының картиналар күргәзмәсе
Ретро күргәзмә
Интерактив мәйданчыклар, уен программалары

19. 30 сәгатьтә – Түбән сулык амфитеатрында “Әпипә” фильмы (12+)

 

 


Нет комментариев