Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төлке очраса, нишләргә?

Күптән түгел Лениногорскиның социаль челтәрләренең берсендә бер егет шәһәрнең Медицина санитар часте территориясе янында урнашкан чүп савыты тирәсендә төнге сәгать өчләр тирәсендә төлке йөрүен төшергән видео урнаштырган иде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрләргә һәм бистәләргә ерткыч җиңел азык табу мөмкин булганлыктан килеп чыга, азыкны исә ул чүплекләрдә, көнкүреш калдыкларын туплау урыннарында таба, шулай ук аны җиңел табыла торган хайваннар (кошлар, кимерүчеләр) дә җәлеп итә.

Ахыры ничек тәмамлангандыр, төлке аны тешләгән, дигән сүзләр таралды.  Сак булыгыз, сезгә дә очравы ихтимал. Төлке очраган вакытта нәрсә эшләргә кирәк? 

Хайванның йогышлы авырулы булуын түбәндәге билгеләр буенча аңларга була: үз-үзен тиешенчә тотмау, кеше каршында курыкмавы, тонык күз карашы, теле асылынып төшкән булу, алпан-тилпән йөрүе һәм күп итеп селәгәе агу.

Төлке белән очрашканда түбәндәге саклану чараларын күрергә кирәк:
- аның игътибарын җәлеп итмәскә;
- җанвар ягына таба бармаска;
- аның качып китүен көтәргә;
- акрын гына китеп барырга;
- әлеге хайванның кайда булуы турында шунда ук ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә.

Сәламәт төлке беркайчан да кешегә һөҗүм итми, киресенчә, аннан сакланырга тырыша. Аларны без үзебез генә котырта алабыз.
Тешләгән очракта, яраны антисептик белән эшкәртергә һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев