Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Торак белән тәэмин ителгән ятим балалар бер тапкыр бирелә торган түләү алачак

Татарстан Министрлар Кабинеты торак белән тәэмин ителү хокукын гамәлгә ашырган ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү тәртибен раслады.

Аерым алганда, әлеге түләүне нормалар нигезендә булырга тиешле мәйданнан азрак мәйданлы торак урын бүлеп бирелгән ятим балалар  ала алачак. Шул турыдагы карарны Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Бер тапкыр бирелә торган түләү ятим балага кайбер шартлар үтәлгәндә бирелә. Шулай итеп, аңа бирелгән торак урын хосусыйлаштырылырга тиеш. Шул ук вакытта, торакның мәйданы аны бирү моментына социаль наем килешүе буенча торак урын бирү нормасыннан ким булырга тиеш. Бер тапкыр бирелә торган түләүләрне сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклары булган һәм яшәү урыннары торак урыннары исемлегенә кертелгән торак хуҗалары да түләүләр ала алачак..

Түләү күләме индивидуаль рәвештә, торак мәйданы нормасыннан, торакның квадрат метры бәясеннән, инфляция коэффициентыннан һ.б чыгып исәпләнәчәк. Түләүләргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Резерв фонды акчалары юнәлдереләчәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев