Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү кәгазьләрен электрон рәвештә генә таратырга ниятлиләр

Россиядә торак-коммуналь хезмәте өчен кәгазь түләүләрдән акрынлап баш тартып, электрон форматына күчмәкчеләр.

Россия экология операторы (РЭО) шундый тәкъдим белән чыккан, дип хәбәр итә "Известия". Әмма яңалык пенсионерларга кагылырга тиеш түгел, алар өчен кәгазь квитанцияләрне калдырырга кирәк диләр. РЭО генераль директоры Денис Буцаевның Төзелеш министрлыгына адресланган хатында билгеләп үтелгәнчә, илдә 50 миллионнан артык йорт хуҗалыгы бар, аларның һәркайсы кәгазь түләүләр ала. Ай саен документларны җибәрүгә 50 тонна кәгазь китә булып чыга. РЭОда кәгазь куллану белән бәйле вазгыять кискенләшә, куллану арткач, җитештерү дә арта. Моннан тыш, чимал әзерләү процессында токсиннар - формальдегид һәм хлор диоксиды бүленеп чыга ди.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Рамия Гарифуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X