Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге тикшерүләрдән соң Татарстанда яшәүчеләргә 49 млн сум акча кайтарылды

Торак күзәтчелеге органнары 2025 елда торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын һәм түләүләрен контрольдә тотуны көчәйтте.

Халыктан мөрәҗәгатьләр азайды, әмма тикшерү нәтиҗәләре буенча кулланучыларга зур суммаларны кайтарганнар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте.

Бер ел эчендә белгечләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр белән бәйле 3 047 Шикаять һәм сорау караганнар. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе конкрет проблемаларга кагылган, гәрчә нигезләнмәгән гаризалар өлеше элеккечә сизелерлек булып калган.

Инспекторлар 1 682 тикшерү үткәргән. Хокук бозулар 166 очракта ачыкланган – бу гомуми санның якынча 10% ы. Мондый күрсәткеч хезмәт күрсәтүчеләрнең закон таләпләрен ешрак үтәве турында сөйли.

Моннан тыш, идарәче компанияләргә, торак милекчеләре ширкәтләренә һәм ЖСКка  карата 48 административ эш кузгатылган. Штрафларның гомуми суммасы 935 мең сум тәшкил итә.

Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә халыкка 49,1 миллион сум акча кайтарылган. Шуларның 25,2 млн сумы – сыйфатсыз коммуналь хезмәтләр өчен яңадан исәп-хисаплар, 20,1 млн сумы – торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисапларында хаталар аркасында кире кайтарулар, тагын 3,8 млн сумы-коммуналь ресурслар өчен яңадан исәп-хисаплар.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев