Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Торак-коммуналь хуҗалык тарифлары күпмегә арткан?

1 июльдән ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артты. Июль үзгәрешләрен кичергән түләү квитанцияләре килеп җитте. Ут-су, газ өчен ничек түлисе соң инде хәзер?

Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев әйтүенчә, бу иң элек – федераль таләп. Моңа өстәмә сәбәпләр: яңа инфраструктура объектларын файдалануга тапшыру чыгымнары, энергия ресурсларына бәяләр үсү, хезмәт хакы күләме арту, яңа объектларны эксплуатацияләү чыгымнары да керә.

Табигый газ – 7,47 сум (+10,2%).

Газ плитәләре булган йортларда электр энергиясе өчен түләү – 5,09 сум (+8,8%).

Электр плитәләре булган йортларда электр энергиясе өчен түләү – 4,10 сум (+14,5%).

Авыл җирлегендә электр энергиясе өчен түләү – 3,57 сум (+8,8%).

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бер кешедән – 108,08 сум (+4,0%).

Авылда яшәүчеләргә –117,24 сум (+4,0%).

Җылылык энергиясе тарифы – 2388,45 сум (+10,8 %).

Юынтык суларны чыгарган өчен республика буенча уртача тариф – 33,81 сум (+15,7%).

Республикада яшәүче һәр бишенче кеше ТКХ түләве буенча ташлама ала. 700 мең кеше – ТКХ түләве буенча субсидия иясе. 1394 сум – субсидия күләме.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/148554/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев