Төзек булмаган электр чылбыры – янгынга сәбәпче
ҖӘМГЫЯТЬ

Төзек булмаган электр чылбыры – янгынга сәбәпче

Соңгы айларда республикабызда көнкүреш янгыннары саны арту теркәлде.

Торак секторында барлык янгыннарның 70 проценты бер үк сәбәп аркасында килеп чыга: электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, дип хәбәр итә Лениногорск янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге. 

“Көз җитү белән бу проблема бигрәк тә кискенләшә: йортларга үзәктән җылылык бирелмәгән әле, урамда суытып җибәрә һәм кешеләр электр җылыткычларын кабызалар», - дип билгеләп үтте Лениногорск районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Дамир Вильданов. 

Ул берничә төп куркыныч факторны билгели.

  • - электр челтәренең артык йөкләнеше. Йортларда, бигрәк тә иске корылмаларда, үткәргечләр бер үк вакытта куәтле җылыткычларны, электр чәйнекләрен, бойлерларны һәм кер юу машиналарын эшләтеп җибәрү өчен исәпләнмәгән. Челтәр мондый йөкләнешкә түзә алмый, бу исә стена эчендәге чыбыкларны эретүгә китерә.
  • - кулдан ясалган приборларны куллану. Еш кына иске, төзек булмаган яки кулдан ясалган җылыткычлар эшкә җигелә, аларда артык җылытканда яки аударганда автоматик сүндерү датчиклары юк.

Моннан тыш, төне буе эшли торган җылыткычлар, шулай ук розеткаларда караусыз калдырылган телефон һәм ноутбуклар өчен зарядка җайланмалары.
Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге көзге янгыннар еш кына төнлә, кешеләр йоклаганда башлануы белән мәкерле, дип кисәтә. 

Киңәшләр.

Җылыткычны төнгә калдырмагыз. Аны бүлмәдә уяу булганда гына кабызыгыз. Аның өстендә кием киптермәгез.
Бер прибор — бер розетка. Беркайчан да җылыткычны озынайткычлар аша башка куәтле техника белән тоташтырмагыз.
Чыбыкларны тикшерегез. Әгәр розеткалар җылына икән, кичекмәстән электрикны чакырыгыз.

 

 

 


Нет комментариев