Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төзелеш материалларының бәясе артачак

Быел төзелеш материалларына ихтыяҗ зур булачак. Сәбәбе – су басудан зыян күрүчеләрнең йортларын торгызырга ярдәм итәргә туры киләчәк.

Россиядә җәйгә төп төзелеш материаллары уртача 10-15 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, июль-август айларында аларга ихтыяҗ бик нык арта, дип яза “Известия”.

“Винзер” төзелеш материаллары комбинаты генераль директоры Денис Жалнин сүзләренчә, төп төзелеш материалларына бәяләр барлык төбәкләрдә зур йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр алынгач үсә башларга мөмкин. Башта агач материаллары, цемент, газ блоклары, шулай ук кирпеч, шулай ук бинаның фасадын бизәү материаллары кыйммәтләнергә мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/05/142125/
© Ватаным Татарстан

Фото: https://minzdrav.tatarstan.ru/index.htm/news/2087918.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев