Хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Бүген, 14 октябрьдә, Татарстанда болытлы, яңгырлы һәм салкынча һава торышы сакланачак.
Республикада аязучан болытлы һава саклана. Төнлә ява башлаган яңгыр көндез дәвам итәчәк, урыны-урыны белән көчле яңгырлар көтелә.
Көчле җил, тизлеге секундына 6-11 метр булачак. Кайбер урыннарда тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Нет комментариев