Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск бүлеге талпаннарга каршы вакцинаны башлау мөһим икәнлеген искәртә

Нинди талпан әле, монда никадәр кар эреп бетмәгән бит, диярсез.

Әмма ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева кисәтә: быел Татарстанда талпаннар гадәттәгедән иртәрәк активлашачак һәм аларның саны да күп булырга мөмкин, профилактиканы бүгеннән башларга, ди.

“ Билгеле булганча, талпаннар күптөрле инфекцияләр йөртә. Ләкин күбесенә каршы прививкалар ясалмый. Ә менә иң куркыныч авыруларның берсе — талпан энцефалитыннан саклану өчен вакцинация бар, һәм ул белгечләр тарафыннан киңәш ителә”, - ди Рамилә Мөхәммәдиева.

Талпан энцефалитына каршы вакцинация ясауның үз тәртибе бар: стандарт курс ике прививкадан тора һәм 1 айдан артык дәвам итә. Шуңа күрә эпидемиологик сезон башланганчы иммунитет формалаштыру өчен вакцинацияне хәзер үк башлау отышлы.

Талпаннар белән контактка керү ихтималы булган шартларда эшләүчеләргә планлы рәвештә мәҗбүри вакцинация ясала. Бу төркемгә урман хуҗалыгында, авыл хуҗалыгында, мелиорация эшләрендә, экспедицияләрдә, урманнарны чистарту һәм төзекләндерү эшләрендә һәм башка тармакларда хезмәт куючылар керә.

“Узган – 2025 елда Лениногорск районында талпан кадалу белән 80 кеше мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 17 яшькә кадәрге – 57 кеше. Соңгы ун ел эчендә талпан энцефалиты күзәтелмәде. Талпан боррелиозы узган елда теркәлмәде, 2024 елда бер очрак, пенсия яшендәге кешедә ачыкланды», – ди ул.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев