ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең территориаль бүлеге белгечләре нинди товарларны мәҗбүри маркировкаларга кирәклеген аңлаттылар
Исемлекне хәбәр иттеләр.
Бу исемлеккә тәмәке продукциясе, сөт продукциясе, алкогольсез эчемлекләр, биологик актив өстәмәләр, консервланган продуктлар, үсемлек майлары һәм май продукциясе, бакалея һәм башка азык-төлек продукциясе, медицина әйберләре һәм тернәкләндерүнең техник чаралары, парфюмерия, косметика һәм көнкүреш химиясе, җиңел промышленность товарлары, мал-туар өчен товарлар, балалар өчен товарлар, төзелештә кулланыла торган товарлар, майлау материаллары һәм махсус автомобиль сыеклыклары һәм кайбер башка товарлар.
Бизнес маркировкаланырга тиешле товар турында мәгълүматны «Гадел билге» (честный знак) бердәм дәүләт цифрлы маркировкасы системасына тапшырырга тиеш.
“Маркировка продукциянең һәр берәмлеген күзәтергә һәм тикшерергә мөмкинлек бирә. Җитештерү урынын, датасын һәм вакытын, составын, яраклылык срокларын, милекчедән милекчегә күчү процессын, сату датасын һәм урынын белергә мөмкинлек бирә», - дип аңлатты ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең территориаль бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева.
Маркировка – ул төргәккә, этикеткага куела торган контроль-идентификация билгесе (КИЗ). Мондый билге оптовиклар ялган әйберләр сатып алмаячак, ә ваклап сату челтәрләре аларны үз киштәләренә куймаячак, дигәнне гарантияли. Җитештерүчеләр, тәэмин итүчеләр һәм импортерлар өчен, ваклап сату өчен товарларны маркировкалау алгоритмы эшләнгән. Маркировка кулланучыларны ялгыш юлга кертүне, сыйфатсыз һәм контрафакт эшләнмәләр белән сәүдә итүне булдырмауга юнәлдерелгән.
Мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар исемлеге ел саен киңәйтелә.
фото: нейрочелтәр ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев