Бүген төнге 3.00 сәгатьтән соң Татарстан дошман пилотсыз очкычлары һөҗүменә дучар булды. Хезмәтләрнең бердәм эшләве нәтиҗәсендә өч БПЛА бәреп төшерелде, дип хәбәр итте республика Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Корбаннар һәм җимерелүләр юк. Барлык предприятиеләр дә штат режимында эшли, диде ул.
Россия Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, 23.00 дән 7.00 гә кадәр Россия Украина пилотсыз очкычларының массакүләм һөҗүменә дучар булды.
Татарстан территориясендә пилотсыз куркыныч саклана, әмма чикләүләрнең күп өлеше инде алынды. Казан һәм Түбән Кама аэропортлары штатлы эшкә кайтты.
Нет комментариев