ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2026 елда тармак буенча хезмәт хакларының 10 процентка артуын хәбәр итте
Узган ел йомгаклары буенча Татарстанның урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 55,5 мең сум тәшкил итә.
Быел хезмәт хакларының 10% ка артуы көтелә. Бу хакта бүген ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Әлбәттә, бу сан төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк, ул 90,5 мең сумга җиткән. Быел урман хуҗалыгында уртача хезмәт хакының үсеше уртача 10% ка көтелә", - диде ул.
Зарипов мәгълүматлары буенча, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләрнең өзлексез һөнәри үсешенә аерым игътибар бирә. 2025 елда квалификация күтәрү курсларын 43 кеше узды. 14 белгеч Бөтенроссия җитәкче һәм урман хуҗалыгы белгечләренең квалификациясен күтәрү институтында төрле юнәлешләр буенча белем алды.
2026 елда тагын 70 урман тармагы хезмәткәре квалификацияләрен күтәрү буенча укыячак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев