ТР Хезмәт министрлыгы мәктәп укучыларына социаль өлкәдәге эш үзенчәлекләре турында сөйләде
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында «Кешегә кеше кирәк» дигән һөнәри юнәлеш бирү сессиясе узды.
Чара мәктәп укучыларын социаль өлкәдә эшләү белән кызыксындыруга һәм булачак квалификацияле белгечләрне әзерләүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде, дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Тармакның үзенчәлекләре турында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Социаль эш факультеты деканы Маргарита Максимова һәм Казан дәүләт медицина университетының яшьләр сәясәте буенча проректоры вазыйфаларын башкаручы Артур Җәләев сөйләде.
Очрашу вакытында комплекслы һәм тернәкләндерү үзәкләре хезмәткәрләре укучыларга үзләре эштә куллана торган заманча җиһазларны күрсәттеләр. Укучылар вак моториканы үстерү җайланмалары, өлкәннәрдә фикер функцияләрен тәэмин итү өчен төрле тренажерлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вертикализаторлар һәм башка җиһазлар белән таныштылар.
Укучыларның шулай ук белгечләр белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бар иде. Алар сораулар бирделәр һәм социаль өлкәдә эшнең чынлыкта ничек булуын, кешеләрнең нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүен, хезмәткәрләрнең нинди бурычларны хәл итүен һәм нинди уңышларга ирешә алуын белделәр.
Сессиядә җиде мәктәптән 140тан артык яшүсмер катнашты. Чара «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында оештырылды, дип билгеләделәр министрлыкта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев