Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылы мәчетендә әхлак, тәрбиягә багышланган очрашу узды

Кышкы озын ялыбызның бер көнендә Түбән Чыршылы авылы мәчетендә очрашу булды. Бу очрашу түгәрәк өстәл формасында үтте.



Чарага мәчеткә йөрүче апа-абыйлар, мәктәп укучылары, әти-әниләр чакырылган иде. Авылыбыз имамы Хәким хәзрәт “Аллаһны танып, Аның әйткәннәрен үтәп яшәүчеләр җан тынычлыгында гомер кичерерләр”, - дигән сүзләр  белән башлап җибәрде.

Мөгаллимә апаларыбыздан чыгыш ясаучылар Хәмидә, Кафия, Суфия апалар да гаиләдәге бер-береңә булган ихтирам, яхшы тәрбия, күркәм гадәтләр, тырышлык, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар Ислам динендә дә хупланган, хәдисләрдә аталган кирәкле төшенчәләр турында сөйләделәр. Бигрәк тә укучы балаларны гүзәл әхлаклы, инсафлы булырга чакырдылар.

Фәния апа Вилданова шигъри викторина сораулары әзерләп килгән иде. Үтемле юллар аша дингә кагылышлы төшеп калган сүзләрне әйтә алудан уйнаучылар да канәгать калдылар, шатлыклы хисләр кичерделәр. Кунакка килгән укучылар үзләренең белгән догаларын укып күрсәттеләр, ә Мөслимә апа Хасаншинаның мөнәҗәт әйтүе дә кичәгә ямь өстәде.

Очрашу ахырында бүләкләр дә тараттылар, укучыларга – шоколадлар, кунакларга – истәлекле бүләкләр. Очрашуны әзерләүче хәзрәт һәм мөслимәләребезгә зур рәхмәт белдерәбез.


Алсу Муллагалиева, Түбән Чыршылы

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында 13 гыйнвар санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев