Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Камада бультерьер токымлы эт 12 яшьлек кызга һөҗүм иткән

Түбән Камада, Яшьлек урамындагы 3Б номерлы йорт янында коточкыч хәл булган.

Фаҗига урынында видео яздырган ир-ат сөйләгәнчә, хоккей тартмачыгы янында бультерьер токымлы эт 12 яшьлек кызга һөҗүм иткән. Агрессив хайван мәктәп укучысының йөзен ерткан һәм колагын тешләп алган.

«Биредә бультерьер балага һөҗүм итте.. Менә телефоны, әйберләре, сумкасы ята... Кызга - 12 яшь. Уенчыгы ерткаланып беткән... Барысы да биредә булды», - дип дигән  ир-ат әлеге хәлнең нечкәлекләре турында.

Шул тирәдән үтеп йөрүчеләрнең битарафлыгын да искәрткән. 

Ир-ат баланы хастаханәгә алып китүләрен әйткән.

Соңрак хокук сакчылары Түбән Камада 12 яшьлек мәктәп укучысына һөҗүм иткән бультерьерның хуҗасын ачыклаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

«Этнең хуҗасы, шулай ук хайванны урамга йөртергә алып чыккан кешенең кем икәне ачыкланды. Алар белән тикшерү эшләре алып барыла», – диелә хәбәрдә.

Прокуратура әлеге факт буенча тикшерү оештырды, җинаять эше кузгатылды.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев