Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Тукайның 140 еллыгын бәйрәм итү турында ТР Дәүләт Советы утырышында фикер алышачаклар

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы 17 мартта узачак.

Анда хөкүмәт сәгате кысаларында депутатлар татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чаралар оештыру турында фикер алышачаклар. Бу хакта бүген парламент президиумы утырышында билгеле булды.

Сессиянең көн тәртибенә барлыгы 13 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән өч республика һәм өч федераль закон проекты, шулай ук Чуваш Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы.

Республиканың барлык закон проектлары беренче укылышта карауга әзер. Алар «Татарстанда җирле үзидарә турында» һәм «Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның, алар арасыннан булган затларның торак урынга хокукларын гамәлгә ашыру турында» кануннарга, шулай ук ТР Экология кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

 

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев