Тукмак авылы халкы үз көчләре белән күперне ремонтладылар
Битараф булмаган Тукмак авылы халкы үз көчләре белән зират ягына алып баручы күперне ремонтладылар.
Бу хакта Керкәле авыл җирлеге хәбәр итә.
Билгеле булганча, Тукмак - Керкәле авыл җирлегенә керә. Авыл узган ел үзенең 100 еллыгын бәйрәм итте.
Төзекләндерүгә зур өлеш кертүче һәм шулай ук ремонт эшләрендә актив катнашкан авылдашлар: Хамидуллин Зөфәр, Бадертдинов Фәнил, Гирфанов Таһир, Шарифуллин Рамиль, Мөхәммәтгалиев Илгизәр, Мөхәммәтгалиев Инзир, Сафин Айдар, Сафин Әмир.
Активистларның ярдәмчеллеге аркасында күпер тулысынча яңартылган, күпер аша чыга торган юл ачылган!
Шундый изге эштә һәрбер булышучыга рәхмәтен һәм чиксез хөрмәтен белдерә Керкәле авыл җирлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев