Чаллы кешеләре түләнмәгән пошлиналар аркасында машиналарыннан мәхрүм калганнар
Татарстанда транспорт прокуроры таләбе буенча илгә таможня кагыйдәләрен бозып кертелгән ике автомобильне ияләреннән алганнар.
Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү күрсәткәнчә, 2021 елда Яр Чаллының ике кешесе, пошлиналар түләмәс өчен, халыкара ташулар өчен кулланыла торган машиналар кыяфәтендә Mazda һәм Honda алып кергәннәр. Чынлыкта алар автомобильләрне шәхси максатлар өчен кулланганнар.
Өстәмә тикшерүләрдән соң хуҗаларга таможня түләүләре һәм пенялар күчергәннәр – берсенә 1,1 млн сумнан артык һәм икенчесенә 900 мең сум тирәсе.
Автомобильләрне пошлиналарны тулысынча түләгәннән соң гына кайтарачаклар. Аларны ирекле рәвештә түләмәгән очракта, түләтү суд тәртибендә үткәреләчәк йә автомобильләр дәүләт кеременә алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев