Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Украинада хәрби операциядә хезмәт итүче Нәфис: «Җиңү безнең якта булачагына ышанабыз»

Лениногорск егете – Нәфис Тихонов менә 8 ай Украинада хезмәт итә, Ватан каршындагы бурычын намус белән үти.

 

Ул 2000 елда Бөгелмәдә туган, ә 6 яшеннән Лениногорск районында тәрбиягә алган гаиләдә яши башлый. Гүзәл Рәшитовна белән Наил Рифгать улы Хәбибуллиннарның өч кызлары янында яраткан ул-энекәш булып үсә.

Гаилә дус-тату, әти белән әни арасында бер-береңне хөрмәт итү, ярату, аңлау хисләре беренче урында торган. Балаларны тәрбияләүгә, аларга белем бирүгә зур игътибар бирелә. “Нәфис кечкенәдән эш сөючән булып үсте, ярдәмчел ул безнең, кеше хәленә керә белә һәм миһербанлылык аңа хас. Бөтен яңа эшкә зур теләк белән тотына ул”, - ди апасы Айгөл Наилевна. Кечкенәдән полицейский, янгын сүндерүче яисә хәрби булам дип хыялланган.

Юлтимердә башлангыч белемне алганнан соң, укуны Тимәш мәктәбендә дәвам итә. 9нчы сыйныфтан соң Лениногорск политехник колледжында укып, кызыл дипломга тәмамлап, газ-электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен ала. Өстәмә рәвештә автомәктәптә шоферлыкка да укый. Армиядә хезмәт итәр вакыт килеп җитә, 2021 елның июнендә китә, Чиләбе өлкәсендә 7 ай хезмәт иткәч, декабрьдә хәрби хезмәтне үтәргә дип, 2 елга контракт төзи.

Украинада махсус операция башланганчы, 17 февральдә Украина чигенә җибәрелә. “Украина чигенә җибәрәбез дигәч, бераз курку хисе туды, билгесезлек куркытты. Тик Ватан алдындагы җаваплылык хисе өстенлек итте. Мин махсус операциядә катнашырга кирәклеген һәм үз халкыңны яклау өчен мөмкин булганның барысын эшләргә тиешмен икәнлеген аңладым”, - ди Нәфис.

Гаиләдә һәм белем бирү учреждениеләрендә алган белем, осталык, сәләт аңа катлаулы хәрби хәрәкәтләр килеп чыкканда, аларны үтәп чыгарга ярдәм бирә. Нәфис кечкенәдән әтисе янында кайнашып үскән егет. Әтисе белән бергә йорт төзүдә дә катнаша, машина, техника ишеләрне дә бергә ремонтлыйлар. Әлбәттә, болар хәрби хезмәттә кирәге чыга, ул автомобиль взводында шофер булып хезмәт итә.

Ул мөмкинчелек булу белән беренче чиратта әнисенә, апаларына шалтыратып, үзенең исән-сау булуын хәбәр итә. Кайчакта көн саен сөйләшәләр, ә кайбер вакытта атналар буе элемтәгә чыга алмыйлар.

Нәфиснең отрядында Татарстаннан, Башкортстан, Чиләбе өлкәсеннән, башка регионнардан бик күп яшь ир-егетләр бар. “Һәм безнең уртак максат – куелган бурычларны  җиренә җиткереп үтәп чыгу. Җиңүнең безнең якта булуына чын күңелдән ышанабыз”, - ди ул.

22 яшьлек Нәфис хәрби хезмәттә үзен яхшы яктан күрсәтә, катлаулы бурычларны намус белән башкара, шуның өчен дә аны ике мәртәбә отпускка, өенә җибәргәннәр. Беренче тапкыр отпускка кайткач, аңа контрактны өзәргә тәкъдим итәләр, ләкин Нәфис үз сүзендә нык тора: “Мине әти-әни башлаган эшне ахырына кадәр тәмамларга өйрәтте, шундый тәрбия бирде. Мин җиңүгә кадәр иптәшләрем белән бергә хезмәт итәчәкмен!” – ди.

Күптән түгел ул икенче отпускта булды. Нәфисне мәктәп укучылары белән очрашуга 2нче мәктәпкә, Тимәш мәктәбенә чакырганнар, ул укучыларга армия хезмәте турында сөйләгән, шулай ук иң мөһимен җиткергән: Ватан, ил каршындагы бурыч – иң әһәмиятлесе.


Розалия Мостафина

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында, 21 октябрь санында укыгыз

Фотолар: Нәфис Тихоновның шәхси архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев