Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучылар чуваш халкының гореф-гадәтләре белән танышты (+фотолар)

Лениногорскиның 11нче гимназия укучылары чуаш халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән танышты.

 Чараны Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли бүлек хезмәткәрләре Яңа Сережкино авыл китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә үткәрделәр.

Очрашуның кунагы Сережкино авылыннан «Пилеш» чуаш ансамбле булды. Алар укучыларны чуаш халкының мәдәнияте, милли җырлары, бәйрәмнәре һәм көнкүреше белән таныштырды, милли костюмнар турында сөйләде.

Шулай ук, чарада катнашучылар чуаш халкының «Лапталла», «Гади чабата» милли уеннарында уйнады, мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштырдылар. «Чуаш халкы мәдәнияте» дигән китап күргәзмәсе дә укучылар игътибарын җәлеп итте.

Мондый чаралар яшь буынга үз җиреңне яратырга, башка милләт кешеләрен хөрмәт итәргә, районыбызда яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм әдәбияты белән танышырга ярдәм итә. Нәкъ менә барлык милләтләрнең мәдәнияте, әдәбияте, теле, гореф-гадәтләре аша без рухи яктан байыйбыз һәм дуслыкны саклыйбыз.

Фото һәм мәгълүмат Үзәк китапханәнең ВКонтакте челтәреннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев