Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучылар «Каһарманнар эзе буйлап» очрашуда катнашкан (+фотолар)

Шөгер авылының В. Чкалов исемендәге мәктәп китапханәсендә , 5 «Б» сыйныфы укучылары белән «Каһарманнар эзе буйлап» дип аталган очрашу үткән.

Аны мәктәп китапханәсе китапханәчесе Гөлфия Шәйдуллина оештырды. 

Очрашуда, әңгәмә вакытында, Бөек Ватан сугышы, Ленинград чолганышы чорлары һәм үзәктәге бүгенгесе көн проблемасы — махсус хәрби операция турында искә алынды.

Укучылар музейда сакланган экспонатлар — герой шәһәрләрдән алып кайтылган изге туфрак, Ленинград җирләреннән, казылмалар вакытында табылган каска, кыр шартларында ашау-эчү өчен кулланылган савыт-саба һәм башкалар белән танышты.

Укучылар өчен китап күргәзмәсе дә оештырылды. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигыре дә укылды. Ленинград блокадасын искә алып, укучылар 125 грамм ипидән дә авыз итте. 

Очрашу укучылар күңелендә тирән эз калдыргандыр, күңелләрендә Ватанпәрвәрлек хисе уяткандыр, ди китапханәче Гөлфия Шәйдуллина.

Фото һәм мәгълүмат Чкалов исемендәге мәктәпнең Телеграмм-каналыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев