Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучыларының уңышлары өчен педагогларга акчалата түләү бирергә җыеналар

Укучыларының уңышлары өчен мөгаллимнәргә акчалата түләү биреләчәк.

Әлеге инициатива Мәгарифне үстерү стратегиясендә урын алачак, дип белдерде РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.  

«Укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәткән өчен педагогларга өстәмә акча түләнәчәк», - дип искәртте Чернышенко һәм хәзерге вакытта бу мәсьәләне Федераль салым хезмәте белән бергә җентекләп өйрәнүләрен әйтте.

 Спикер әлеге мәсьәләдә системаның гадел булуы мөһим, диде.  Чернышенко сүзләренчә, Мәгарифне үстерү стратегиясенең беренче текстын Президент администрациясендә «инде Яңа елдан соң, гыйнварда ук» тәкъдим итәчәкләр. Документ күпсанлы белгечләр катнашында әзерләнә, «бу эштә бөтен ил катнаша дисәң дә була», дип сүзен төгәлләде РФ вице-премьеры.  

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев