Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Укытучы ничә сәгать эшли?

Квалификация һәм хезмәт хакына карап

РФ Мәгариф министрылыгы билгеләгән нормалар буенча квалификациясенә һәм хезмәт хакына карап укытучы атнасына 18 сәгать эшләргә тиеш. 

Укытучы  атнасына  ничә сәгать эшләргә тиешлеген белем бирү оешмасы билгеләп бетерә. Педагог-психолог, социаль-психолог хезмәтен башкаручылар атнасына  – 36, физкультура укытучылары һәм өлкән укытучылар – 30, музыка укытучылары – 24,  мәктәптә логопед  вазифасын башкаручылар нормада каралганча 20 сәгать эшли. Сәламәтлеге чикле балалар белән шөгыльләнүче  тәрбиячеләргә 25 сәгатьле эш атнасы билгеләнгән.

Шунысын да әйтик:  РФ  кануннары буенча илдә 8 сәгатьле 5 көнлек эш  атнасы каралган. Ләкин болар минималь норма булып тора. Укытучылар көнгә ничә сәгать эшли,  атнасына ничә көн ял итә, монысын белүче юк.

 

ЧЫГАНАК: https://magarif-uku.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев