Укытучы ул әле – иҗатчы да: мәгариф идарәсе ветераннары ничек яши?
Эшчәнлекләре турында алар безгә - редакциягә яза.
2026 елга аяк басуга, безнең мәгариф идарәсенең ветеран-педагоглары актив рәвештә чараларны да башлап җибәрде.
Мәгариф идарәсе ветераннар советы рәисе Люция Ильина – зур талант иясе, менә дигән оештыручы, ару-талуны белми торган шәхес. Аның идеяләре дә чиксез, алар файдалы, кирәкле. Әдәби кунакханәләр, фестивальләр, экскурсияләр кызыклы очрашуларга әйләнеп, безне дә дәртләндерә, берләштерә.
Без үзара дуслашып беттек. Очрашулар арасында шалтыратышып, хәл белешеп торабыз. Эшебез чыкса, йә булмаса, авырып китсәк, паузалар ясыйбыз. Люция Владимировна мондый вакытта да безне игътибарда тота, белешеп тора.
Гыйнвар аенда әдәби кунакханәнең киңәйтелгән утырышы булды. Мәгариф идарәсе ветераннар берләшмәсендә 12 иҗатчыбыз бар. Алар төрле жанрда иҗат итәләр. Шагыйрьләр, әлбәттә, күбрәк. Иң активлары: Николай Степанов, Клара Рау, Тәскирә Ялаева, Фәрит Шәмсетдинов, Валентина Анисахарова, Антонида Саушкина, Люция Ильина, Алсу Әхәтовна, Марина Сосункевич һәм башкалар.
Әдәби кунакханәнең утырышы Яшьләр үзәгендә узды. Безне ачык йөз белән матур бинада каршы алдылар. Әдәби кичәдә шигырь сөючеләр үзләренең яңа “пешеп чыккан” шигырьләрен укыдылар. Шигырь уку музыкаль паузалар белән, мул өстәлләр артында узды.
Музыкаль минутларны Халимә Ситдикова оештырды, 20нче балалар бакчасы музыка тәрбиячесе Лилия Цибизовнаның башкарган җырлары күңелебезгә май булып ятты.
Кичәдә төрле истәлекләр белән таныштык, аралаштык, фотога төштек.
Чара ахырында җитәкчебез – Люция Владимировна алдагы бурычларга тукталып, төрле биремнәр бирде. “Бердәм, дус, күпмилләтле Россия” дигән фестивальгә әзерләнә башлыйбыз”, - диде.
Февраль ае – патриотлар ае. Эшебез күп. Ләкин алар барысы да үтәләчәк. Чөнки без – бердәм, без – педагог-остазлар.
Нурия Садыкова
фото: Л. Ильинадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев