Укытучылар көне уңаеннан Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее архив фотолар белән бүлешә
Бүген – 5 октябрьдә укытучылар бәйрәме.
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее әлеге дата уңаеннан социаль челтәрдә кызыклы пост әзерләгән.
Алар музей фондында сакланучы 10 фото куйган. Анда 1982 елда төшерелгән Иске Шөгер мәктәбе укытучылар коллективы да бар.
1940-1941 елда төшкән Иске Иштирәк мәктәбе коллективы, укучылар белән бергә төшкән фото бар.
Шөгердә 1929-1930 елда укытучылар курсында ясалган фото, 1940-1941 елда Сугышлы мәктәбе коллективы фотосы һәм Лениногорск шәһәр комитеты бинасы алдында бик күп укытучыларның бергәләп төшкән фотосы да бар .
Әйдәгез, бер мизгелгә үткәннәргә кайтып килик. Кемнәрдер, бәлки, үзләрен бу фотода танырлар, кемнәрдер укытучыларын таныр, ә кемнәрдер өчен бик якын кешеләр бардыр бу фотоларда.
Фотолар: Туган якны өйрәнү музееннан




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев