Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Умартачы Нияз Сабирҗановтан бал сайлау буенча киңәшләр

Җәйнең иң тәмле һәм умартачылар өчен иң кызган чорына җиттек.

Һәрбер балның үз дәвалау сихәте, тәме бар һәм кеше организмына үзенчә файдалы.   Көнбагыш балында шикәр аз. Карабодай балында тимер күп. Шуңа күрә аны йөрәк һәм шикәр авырулары булган кешеләргә тәкъдим итәләр. Аллергиядән интегүчеләр өчен фацелия балы шифа бирә. Чәчәк балы иммунитетны күтәрә. Юкә балы салкын тигәндә булыша, сулыш юллары системасына файдасы зур. Җылы суга салып эчкәндә, тынычландыра, гәүдәне йомшарта.

Нияз Сабирҗановтан бал сайлау буенча киңәшләр:   

  1. Беренчедән, балны белгән, таныш умартачылардан алырга тырышыгыз. Сыналган кешедән алсагыз, оттырмассыз. Казанда узган ярминкәләргә дә яхшы умартачылар килә.
  2. Өлгергән бал куе, иртәрәк суыртылганы сыек була.
  3. Тәмле бал, кабып карагач, тамакка утыра һәм әчкелтем тәм калдыра.
  4. Кашык белән алып, сузып караганда, чын бал өзелми. Сузылучан була. Кашыкта беткәч, өзелә, әлбәттә, тик анда да яхшы бал өзелгән урыннан өскә менеп китәргә тиеш. Кашыктан кире төшергәндә, сыгылмаланып, тартылып ала.
  5. Бал төсенә дә аптырарга кирәкми. Карабодайныкы – кара, юкә һәм донникныкы ачык төстә була. Чиста юкә балы булмаска да мөмкин. Юкә белән чәчәк балы да кушыла ала. 
  6. Балны кабап караганда, тәменә генә алдана күрмәгез. Халык телендә «Кытай балы» дип йөртелгән ризыкка төрле тәмләткечләр кушыла.
  7. Кышын бал сатып алырга килүчеләр арасында аптырап: «Бал сыек була бит», – дип сораучылар да бар. Ул вакытта чын бал да куелана, төбенә утыра башлый.


Чыганак: https://vatantat.ru/2024/07/147746/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев