Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Уңайлы мохит» тоталь тесты инклюзия өлкәсендәге белемнәрне тикшерергә мөмкинчелек бирәчәк

2 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көне алдыннан, инвалидларның хокукларына һәм ихтыяҗларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Уңайлы мохит» тоталь тесты гомумроссия акциясе старт ала.

 

Акциядә катнашырга теләүче һәркем  2-10 декабрь аралыгында белемнәрен тикшереп карый ала. Тестлар традицион рәвештә онлайн форматта үткәрелә. Ул берничә тематик блок буенча сорауларны үз эченә ала: уңайлы мохит булдыру, инвалид кешеләр белән аралашу этикасы, ситуацион ярдәм күрсәтү кагыйдәләре.

Алдан теркәлү сайтта: www.total-test.ru 2 декабрьгә кадәр булачак.

Узган ел Россиянең 10 меңнән артык шәһәрләреннән 300 меңгә якын россияле тест узуда катнашкан.

«Уңайлы мохит» тоталь тесты нәтиҗәләре буенча инвалидлык һәм инклюзия мәсьәләләре буенча белемнәре һәм инвалидлыгы булган кешеләр өчен социаль инфраструктураны тудыру чараларына Россия Федерациясе субъектларының катнашу дәрәҗәсе буенча рейтинг формалаштырылачак.

Акциянең координаторы – Беляева Наталья Павловна, тел. (926) 863-86-19, test@social-tech.ru.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев