Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы унике тапкыр үз баласына пычак белән кадаган

Лениногорск суды улына пычак белән кадаган җирле кешегә карата хөкем карары чыгарды.

Суд каршына басучы  электән кылган шушындый ук җинаяте өчен, моннан алты ел элек инде срок алган булган.

Бу юлы 58 яшьлек ир кеше исерек хәлдә үзенең 34 яшьлек улы белән бәхәскә кергән.

Низаг вакытында үз-үзен йөгәнли алмас дәрәҗәгә җитеп, өстәлдән пычак алган. Гаепләнүче улының тормыш өчен иң мөһим булган органнарына 12 тапкыр пычак белән кадаган.

Яшь кешенең гомерен  табибларның вакытында ярдәм күрсәтә алуы гына саклап калган.

Лениногорск суды хәсрәт- атаны дүрт ел да алты айга ирегеннән мәхрүм итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев