Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уңышы аз булу сәбәпле, дөге кыйммәтләнергә мөмкин

Узган елда Краснодар краенда дөге кырларын су белән тәэмин итүче Федоровское гидроузелындагы авариядән соң дөге уңышы начар булган.

 Бу хәл ярма бәясенең 30%ка кадәр кыйммәтләненә китерергә мөмкин. Җитештерүчеләр шул хакта белдергән, дип яза “Коммерсантъ”.

“Лента” челтәрендә бәя арттыру мәсьәләсе карала да икән инде. Әмма “җитештерүчесенә карап, бәяне 15-30%ка арттырырга мөмкин” дигән тәкъдимгә карамастан, челтәр кибетләрендә бәяне күтәрергә ашыкмыйлар. Компаниядә сөйләп үтелгәнчә, җитәкчеләр базардагы вазгыятьнең тотрыклылануына өметләнә.
“Руспродсоюз”да билгеләп үтелгәнчә, март аенда 1 тонна беренче сортлы дөгенең күпләп сату бәясе уртача 64,13 мең сум (узган елда – 51,6 мең сум) тәшкил иткән.

Белгечләр фикеренчә, бәя үсү Россия дөгесенә ихтыяҗ кимүгә һәм кулланучыларның бер өлешенең карабодайга күчүенә (аның бәясе тотрыклы булып кала) китерергә мөмкин.

"Ватаным Татарстан" сайтыннан алынды

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X