Имам җавап бирә.
Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ» га биргән интервьюсында ураза вакытындагы бәхәсләрнең, талашуларның уразаны бозмавын, әмма аның өчен рухи бүләкне киметергә мөмкин булуын билгеләп үтте.
Ул ассызыклаганча, уразада – тәүлекнең якты вакытында ашаудан һәм эчүдән тыелып тору иң җиңеле, ә үз сүзләреңне контрольдә тоту күпкә катлаулырак.
Аның сүзләренчә, Пәйгамбәребез искә төшергәнчә, әгәр кеше ураза тотса, шул ук вакытта башкаларны рәнҗетсә, яки алдаса, мондый уразаны Аллаһы Тәгалә кабул итмәячәк. Ураза – ашаудан тыелу гына түгел, уй-сүзләрне контрольдә тоту да ул.
Нет комментариев