Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Урдалы авылында өлкәннәрне җыйдылар, хөрмәт күрсәттеләр (+фотолар)

Өлкәннәр декадасы бара

Урдалы авыл мәдәният  йортында өлкәннәр көненә карата бик матур чара булып узды.  Бу хакта Урдалыдан Әлфинур апа Галимова хәбәр итте.

Бәйрәмне  авыл башлыгы булып сайланган Заокопный Николай Степанович башлап җибәрде, үзе белән таныштырды. Өлкәннәр көне  белән котлап, олыларга матур теләкләрен җиткерде.

Шулай ук район авыл хужалыгы идарәсеннән вәкил итеп җибәрелгән авылдашыбыз Алмаз Мөкэтдәс улы  Мәүлетов котлады.

Өлкәннәр  авыл артистлары әзерләгән  М.Сафинаның “Ике болыт” спектаклен караганнан соң, чэй табынына җыелдылар. 

Авыл имамы Фәрит хәзрәт  Коръән аятьләре укып табынны ачып җибәрде.  Кунакларыбыз табын артында сыйланып, үзара аралашып, сөйләшеп утырдылар.

Авылдашыбыз Бикбова Кәүсәрия  пешергән бәлештән, авыл башлыгы ярдәмчесе Софья Николай кызы әзерләгән  пылаудан һәм башка тәмле ризыклардан авыз иттеләр. 

Бу чараны оештыруда узлэренен кочлэрен куйган авыл башлыгы Николай  Степановичка, анын ярдэмчесе Софья Николай кызына, авылның социаль хезмәткәрләренә, мәдәният  йорты кызларына рәхмәт әйтеп, өлкәннәребез  чарадан бик канәгать булып, өйлэренә таралышыр алдыннан, истәлек булсын дип фотога да төштеләр.

Әлфинур Галимова

Фото: Ә.Галимовадан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев