Урдалының өлкән яшьтәгеләре яшьлектәге спорт уеннарын искә төшерделәр
“Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре физкультура көнен үткәрде.
Әлеге чара “Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен фин йөреше” социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында үтте.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны саф һавада таяклар белән йөрергә өйрәтү дәресләре аша социаль-сәламәтләндерү реабилитациясе дә бу.
Урдалы авылының социаль хезмәткәрләре үзләре социаль хезмәт күрсәтә торган гражданнар белән фин йөреше нигезләре буенча дәрес үткәрде. Апалар яшьлектәге спорт уеннарын исләренә төшерде. Бергә аралашып, яхшы кәеф алдылар.
фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2225803.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев