Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Ут кеше ул, безнең Альмира апа»

Тәрбияче булу — үрнәк булу дигән сүз. Тәрбиячегә куелган рухи чисталык һәм җан сафлыгына кагылышлы югары таләпләр, дөньядагы башка бер генә һөнәр иясенә карата да куелмыйдыр мөгаен.

«Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче кеше —күңеле белән бала булып кала белергә тиеш. Сабыйларның эчке дөньясын аңлау, анда үтеп керү өчен, аларны аң- белемле итеп тәрбияләү өчен, аларның үзләре сыман самими, ихлас булырга кирәк,»-ди Альмира Гыймранова. Альмира ханым әлеге сүзләрнең асылын аңлап, үзенең озак еллар дәвамында тәрбияче булып эшләү тәҗрибәсеннән чыгып әйтә, билгеле. Ул бик озак еллар районыбызның Шөгер балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.

«Мин эшли башлаган елларда хәзерге сыман бөтен уңайлыклары булган, заманча итеп корылган балалар бакчалары юк иде. Без иске генә бинада урнашкан ясли-садта эшләдек. Балалар бакчасы тәрбиячесенә куелган таләпләрнең максаты бер — тәрбияләү. Ул вакытларда балаларны яслигә бик бер яше дә тулып бетмәгән көенә ала идек. Шуңа күрә кайсыбер бала үз әти-әнисенә өйрәнгән кебек, безне якын итеп, өйрәнеп үстеләр. Көне буе безнең янда булгач, монысына гаҗәпләнерлек тә түгел. Хәзер ул балалар үзләре олы кешеләр инде. Әмма кайда да булса очратсалар, исәнләшми, хәл сорашмый үтмиләр. Әти-әниләр белән бердәм булып, булган мәсьәләләрне уртага салып, киңәшләшеп эшләдек. ,»- Альмира ханым.

Ул тумышы белән Югары Ослан районыннан. Әнисе Гыйззәтбану һәм әтисе Халик, гаиләләрендә алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Альмира ханым аларның иң кече балалары булган. Үз авылларында сигезьеллык мәктәпне бетергәч, кыз туры Казанга юл алган— педагогия училищесының мәктәпкәчә тәрбия бүлегенә укырга кергән. 

"Безнең Печищи авылы Казанга якын гына бит ул. Югары Ослан Иделнең уң як ярында урнашкан. Алар Казан белән икесе ике ярдан бер-берсенә карашып торалар. Төрледән-төрле һөнәр алырга мөмкинлек биргән уку йортлары белән тулы башкала якында гына, тәрбиячегә дә укырга була. Мин үз һөнәремне яратып, бик теләп сайлап алдым. Педучилищены тәмамлагач мине Казанда ук эшкә билгеләделәр. Өч ел шунда балалар бакчасында эшләдем,"— дип искә төшерә Альмира ханым.

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев