Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар Мариупольга гуманитар ярдәм жибәрделәр

Үткән ялларда Мариупольгә Лениногорскидан гуманитар ярдәм жибәрелде.

Гуманитар ярдәмгә Лениногорск шәһәре һәм районы халкы, предприяти-оешмалар, балалар бакчалары, мәктәпләр, шәхси эшмәкәрләр һәм башкалар кушылган.

Гуманитар ярдәм әйберләре бик күп һәм төрле, алар арасында   -  яшелчәләр, ярма, макарон, чәй, тәм-том, консервалар, шәхси гигиена чаралары, канцелярия әйберләре, китаплар һәм уку әсбаплары, йорт хайваннары өчен вакцина, носки-оекбашлар, термокиемнәр.

Ярдәмгә шулай ук "Севан" әрмән милли-мәдәни җәмгыяте дә кушылды. Алар 100 мең сумлык ярдәм җыйган, моңа йокы капчыклары һәм балаклавалар сатып алганнар. Шулай ук аларның ярдәме дә китте.

Гуманитар йөк Казан һәм Мәскәү аша узачак. Анда канцелярия әйберләре, уку әсбаплары белән тулыландырылачак. Бу «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләре генә түгел, җирле халык та ярдәмне алачак дигән сүз.

«Ярдәм янәшә! " хәрәкәте кысаларында Лениногорск районы территориясендә гуманитар ярдәм җыю пункты Куйбышев урамы, 21нче йортта  ("Бердәм Россия " офисы) адресы буенча эшли.  Эш режимы 08:00 дән 17:00 гә кадәр, белешмәләр өчен телефон 5-16-11.

Хәрәкәт кысаларында өлешчә мобилизацияләүгә чакырылган хәрби хезмәткәрләр өчен кирәкле әйберләргә  гуманитар ярдәм җыю гамәлгә ашырылачак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев