Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үз исемеңә кредит алуны тыярга җыеналар

Киләсе елның 1 июленнән үз исемеңә кредит алуны тыярга мөмкин булачак, дип Дәүләт Думасында шундый закон проектын беренче укылышта хуплаганнар.

Володин аңлатып үткәнчә, һәрбер кеше үз исеменә теләсә нинди кредит алуны тыя алачак. Банкларның гына түгел, микрофинанс оешмаларының акчасына да кагыла бу. Ә инде кредитның кирәге чыкса, тыюны гамәлдән чыгарырга мөмкин булачак.

Моның өчен Күпфункцияле үзәккә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша тиешле гариза язып тапшыру күздә тотыла (СНИЛС номерын күрсәтү таләп ителәчәк). Кредит кирәк икән, тагын бер гариза тапшырып, 1 көн эчендә тыюны гамәлдән чыгарырга мөмкин булачак.

"В.Т."

Фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев