Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзәк китапханәдә шагыйрә Илсөяр Салахованың китабын тәкъдим итү кичәсе үтте (+фотолар)

Шәһәрнең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Зеленая Рощада яшәп иҗат итүче Илсөяр Салахованың китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.

Илсөяр Салахованың тәүге китабы "Яшьлегем эзләре" дип атала. "60 яшемә китабым чыгуы зур бүләк булды", - ди ул.

Ул үзе Яңа Иштирәктә туган, хәзер Зеленая Рощада яши. Китапны тәкъдим итү кичәсен башта Зеленая Роща китапханәсендә китапханәче Әлфия Хафизова инициативасы белән үткәргәннәр. Инде менә үзәк китапханәнең милли бүлеге аңа шундый күңелле, ямьле кичә оештырды.

Китап тәкъдим итү кичәсендә Илсөяр ханымның шигырьләре яңгырады. Аны  "Чишмә" берләшмәсе, дуслары, каләмдәшләре, классташлары, туганнары котлады. Һәрберсе Илсөяр ханымны ачык йөзле, кеше хәленә керә белә, тормышка гашыйк, шигырьләре җырлап тора дип бәяләде.

Илсөяр ханым шигыренә язучы Мансур Хәсәнов, Гөләндәм Кәбирова көй дә язганнар, алар аны башкардылар.

 

Язманы тулырак  газетта киләсе санда укый аласыз.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев