Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзешчән җырчы Рәшит Ихсанов иҗатташ дуслары белән махсус хәрби операциядәге авылдашларына хәйрия концерты үткәргән

Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларына ярдәм итү йөзеннән хәйрия концерты оештыру теләге, Шөгердә яшәүче, районыбызның танылган җырчысы Рәшит Ихсановның уена күптән килгән.

Ул әлеге планы турында авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллинга һәм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гүзәл Закировага сөйләгән.

"Үземнең якташларыма ничек булыша алам соң мин дигән сорауны үз-үземә кат-кат бирдем. Авыл мәдәният йортында узган бәйрәм концертларында, истәлекле көннәр уңаеннан узган чараларда, һәрберсендә диярлек катнашып киләм. Мондый чараларда, үземнең төп эшемдә булган вакытта гына чыгыш ясый алмый калам. Үземнең шәхси һәм сәнгать юбилейлары уңаеннан да, мәдәният йорты белән берлектә концертлар оештырып, авылдашларыбызга күрсәткән идем. Үзалдыма куйган сорауга җавап менә шулай табылды: хәйрия концерты ясарга дигән фикергә килдем. Әлбәттә, мондый зур эшне ялгыз гына башкарып чыгып булмый. Авыл җирлеге башлыгы да, сәнгать җитәкчесе һәм башка үзешчән артистларда, бу тәкъдимемне теләп кабул итте",- ди Рәшит Ихсанов.

Гүзәл Закирова үзешчән артистның бу теләген кабул итеп кенә калмаган, үзе дә төптән җигелеп эшкә керешкән. Иң беренче чиратта хәйрия концертында катнашырга теләүчеләрне барлап чыкканннар. Моны карарга килүчеләрнең дә, чыгыш ясаучыларның да вакыты, мөмкинлегеннән чыгып хәл итәргә кирәк. 

Концертта Рәшит Ихсановның тирә-як авылларда һәм Лениногорскида яшәүче иҗатташ дуслары да катнашкан. Оста гармунчы Мөсәвир Мостафин, җырчы Гөлнара Рәхимова, нәфис сүз остасы Халисә Латыйповаларны Шөгер сәхнәсе берләштергән ул көнне. Алар арасында Рәшитнең алыштыргысыз сәхнәдәше — кызы Гөлинә. Артистларның чыгышы тамашачы күңелендә горурлык та, моңсулык һәм ватанпәрварлык хисләре дә уятты. Авыл кешеләренең кайберләре сәхнәгә чыгып, якыннары махсус операциядә булучыларга теләктәшлек сүзләре белдерде. Азактан авыл җирлеге башлыгы сәхнәгә күтәрелеп, концерттан килгән матди ярдәмнең күләмен әйтте, артистларга һәм концерт карарга килгән авылдашларына тирән рәхмәтен белдерде.

"Безнең бурычыбыз —Ватанны яклаучыларыбызга кулыбыздан килгән кадәр булышлык итү. Бу матди һәм әхлакый ярдәмгә дә кагыла. Безнең иминлектә һәм тынычлыкта яшәвебез, хәрби бурычын үтәүче ир-егетләребезнең хезмәтенә бәйләнгән. Ватанны саклаучылар безнең олы хөрмәткә лаек. Аларның Ватанны саклауга керткән өлеше бәяләп бетергесез. Бу турыда истә тотып, булдыра алганча, кулдан килгәнчә ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт",- диде ул.

Исламия Галимова

Фото: "Заман сулышы" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев