Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган ел Лениногорск районында 3 меңнән артык бала бердәм пособие алган

Россиядә бердәм пособие 2023 елда барлыкка килде.

Пособие элек булган берничә түләүне алмаштырды. Пособие алуга яшәү минимумыннан азрак керемле гаиләләр хокуклы. Лениногорск районында 2023 елда 3 меңнән артык баланың ата-аналары бердәм пособие алган. Бу хакта Лениногорск Социаль фонды хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: бердәм пособиене рәсмиләштерү өчен балалар һәм ата-аналар Россия Федерациясе гражданнары булырга һәм Россиядә даими яшәргә тиеш. Түләү күләме керемнәргә бәйле һәм төбәкнең яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә.

Социаль фонд уңайлы форматта бердәм пособие билгели. Димәк, ата-аналарга бары дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү дә җитә. Фонд белгечләре калган мәгълүматларны ведомствоара электрон хезмәттәшлек кысаларында тикшерәчәк. Шулай ук пособие буенча Социаль фондның клиентлар  хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев